Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2015 елның 16 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “КАМАЗ-Энерго” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтырган (“Чаллы” индустрия паркы” ҖЧҖнең ГПП-23 электр җайланмаларына технологик тоташтыру өчен рөхсәт ителгән куәтне арттыру) өчен түләү килештерү хакында.

2. “Форд Соллерс” ҖЧҖнең электр белән тәэмин итүнең II ышанычлылык категориясе буенча белдерелгән куәте 10 000 кВт булган энергия кабул итү җайланмаларын “КАМАЗ-Энерго” ҖЧҖ электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.

3. “Мәләкәс арты” ҖЧҖ объекты – “Мәләкәс арты” торак районындагы 22 микрорайонның 22-02, 22/03 торак йортлары”н “ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

4. “Мәләкәс арты” ҖЧҖ объекты – “Мәләкәс арты” торак районындагы 22 микрорайонның 22-02, 22/03 торак йортлары”н “ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

5. “Уңайлы торак” ТТК ҖЧҖ объекты – “Чаллы ш., Яшьлек пр. районында Поляков ур. буенча күпкатлы торак комплексы”н  “ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

6. “Уңайлы торак” ТТК ҖЧҖ объекты – “Чаллы ш., Яшьлек пр. буенча 64 микрорайондагы күпкатлы торак комплексы”н  “ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.

7. “Биектау коммуналь челтәрләре” ААҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тарифлар килештерү хакында.

8. “Биектау коммуналь челтәрләре” ААҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тарифлар килештерү хакында.

9. 2015 ел өчен “ТГК-16” ААҖ тарафыннан кулланучыларга, башка җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә тарифлар килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International