1 июльдән башлап Марий Эл территориясе буенча шәһәр яны поездлары йөри башлый

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

1 июльдән башлап, “Бердәмлек” (“Содружество”) ААҖ шәһәр яны пассажирлык компаниясе, Марий Эл Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән килештереп, “Казан-Йошкар-Ола” һәм “Йошкар-Ола-Табашино” маршрутлары буйлап шәһәр яны поездлары хәрәкәтен башлап җибәрә.

“Казан-Йошкар-Ола-Казан” поездлары атнасына өч тапкыр: җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә түбәндәге расписание буенча йөреп торачаклар:

- 6383 номерлы “Казан-Йошкар-Ола” поезды: 15:10 сәгатьтә кузгала, 18:22 сәгатьтә килеп җитә;

- 6382 номерлы “Йошкар-Ола-Казан” поезды: 07:37 сәгатьтә кузгала, 11:05 сәгатьтә килеп җитә.

Йошкар-Ола-Табашино-Йошкар-Ола” поездлары атнасына өч тапкыр: шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә түбәндәге расписание буенча йөреп торачак:

- 6453 номерлы “Йошкар-Ола-Табашино” поезды: 18:40 сәгатьтә кузгала, 20:10 сәгатьтә килеп җитә;

- 6452 номерлы “Табашино-Йошкар-Ола” поезды: 05:02 сәгатьтә кузгала, 06:35 сәгатьтә килеп җитә.

Казаннан алып Йошкар-Олага кадәр юл бәясе – 264 сум.                 

Марий Эл Республикасы территориясендә шәһәр яны тимер юлы транспорты белән халыкка транспорт хезмәте күрсәтү өчен шартнамә 2015 ел азагына кадәр килештерелгән.

Шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү тәртибе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында, шулай ук “Бердәмлек” (“Содружество”) ААҖ сайтында белергә мөмкин: www.sodruzhestvoppk.ru.

Материал “Бердәмлек” (“Содружество”)ААҖ шәһәр яны пассажирлык компаниясенең матбугат хезмәте тарафыннан җиткерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International