Татарстан башкаласы нибары бер ел элек кенә барлыкка килгән икекатлы поездлар йөри башлаган Россиядәге өченче шәһәр. Моңа чаклы алар Мәскәүдән Санкт-Петербургка һәм Адлерга кадәр генә йөрде.
24/23 номерлы поезд көн саен йөреп торачак. Мәскәүдән китү вакыты – 23:10, Казанга килү вакыты – 10:45 сәгатьтә. Казаннан поезд 17:10 сәгатьтә кузгалып китәчәк һәм 5:38 сәгатьтә Мәскәүгә киләчәк.
Икекатлы вагоннар яңа технологияләр ярдәмендә экологик материаллардан эшләнгән. Барлык вагоннарда да кондиционер һәм җылыту системалары, биобәдрәфләр бар, алардан тукталышларда торганда файдаланырга мөмкин, шулай ук монда тоткычлы, җайлы баскычлар, энергияне саклый торган яктырткычлар, вагон араларында каты герметик аркылы кичүләр, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен купе һәм коляскалар өчен күтәрткечләр, шулай ук видеокүзәтү һәм сак системалары бар.
Вагоннар 4 яки 2 урынлы изоляцияләнгән купедан гыйбарәт, алар ике катта урнашкан. Купе вагонында 36 урынына 64 йокы урыны, СВ вагоннарында 18 урынына 32 урын сыйган, штаб купе вагонында 18-24 урынына 50 урын бар, ресторан-вагонда бер үк вакытта 44-48 кеше ашый ала.
Купеларда электркырынгычларны, кесә телефоннарын һәм башка җайланмаларны тоташтыру өчен ике розетка бар. Купега керү индивидуаль магнитлы ачкыч-карталар ярдәмендә башкарыла.
Икекатлы поездлар динамикалы бәя билгеләү программасына карый, бу исә пассажирларга билетларны иң арзанлы бәядән сатып алу мөмкинлеге бирә. Беренче көннәрдә икекатлы вагонда юл бәясе 1550 сум тәшкил итә.
http://www.temakazan.ru/news/transport/item/16840/