Гомер өчен кирәкле дару препаратларының сатып алу бәяләре Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында басылачак

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Гомумроссия халык фронтының гомер өчен кирәкле дару препаратларының сатып алу бәяләрен Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында бастырып чыгару турындагы тәкъдимен хуплады, дип яза ТАСС.

«Без моны берсүзсез хуплыйбыз», — диде Вероника Скворцова БХФ инициативасы хакында.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, 2014 ел азагында кирәкле дарулар исемлеген формалаштыру һәм анда теге яки бу препаратларны кертү хакында беренче тапкыр ачыктан-ачык сөйләшенә башлады. «Бәяләр белән дә шул ук хәл. Бәяләрнең барысы да Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтына эленә һәм шунда эленеп тора. Алардан инде файдаланырга мөмкин, ләкин эзләмәс өчен, белүчеләр алар белән таныша алсын өчен, без моны уйлап бетерәчәкбез һәм тиешле рәвештә биреп барачакбыз», — диде министр.

http://onf.ru/2015/06/04/onf-predlagaet-minzdravu-publikovat-na-svoem-sayte-reestr-cen-na-zhiznenno-vazhnye/

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International