Коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар куллануга бәйле аңлашылмаучанлыкларны һәм бәхәсләрне карап тикшерү кагыйдәләре тәгаенләнде

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәтенең 2015 елның 29 маендагы “Аңлашылмаучанлыкларны карап тикшерү һәм бәхәсләрне судка кадәрге тәртиптә карап тикшерү һәм җайга салу процедураларын камилләштерү максатларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 517 номерлы карары нигезендә түбәндәгеләргә үзгәрешләр кертелде:

- Тарифларны җайга салу өлкәсендә төбәктәге хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, җайга салынулы эшчәнлек төрләрен башкаручы оешмалар һәм кулланучылар арасында барлыкка килә торган аңлашылмаучанлыкларны карап тикшерү кагыйдәләре (РФ Хөкүмәтенең 2003 елның 5 ноябрендәге 674 номерлы Карары белән расл.);

- Коммуналь комплекс оешмаларының хезмәтләренә тарифларны һәм өстәмә түләүләрне җайга салучы органнар һәм коммуналь комплекс оешмалары арасында барлыкка килүче аңлашылмаучанлыкларны карап тикшерү кагыйдәләре (РФ Хөкүмәтенең 2007 елның 7 апрелендәге 208 номерлы Карары белән расл.);

- Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәяләрне (тарифларны) җайга салучы органнар һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен башкаручы оешмалар арасында бәяләрне (тарифларны) җайга салу ысулын сайлауга бәйле рәвештә барлыкка килүче аңлашылмаучанлыкларны карап тикшерү кагыйдәләре (РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 20 июлендәге 583 номерлы Карары белән расл.);

- Җайга салынулы бәяләрне (тарифларны) билгеләү һәм (яки) куллануга бәйле бәхәсләрне судка кадәр тәртиптә карап тикшерү кагыйдәләре (РФ Хөкүмәтенең 2007 елның 12 октябрендәге 669 номерлы Карары белән расл.).

Аңлашылмаучанлыклар турындагы гаризаның рәвеше, гаризага теркәлә торган, аңлашылмаучанлыкларны карап тикшерү өчен тапшырыла торган документларның исемлеге һәм рәвешләре, шулай ук аларга карата таләпләрнең Россия ФТХ тарафыннан раслануы билгеләнде.

Шулай ук мондый гаризаларны электрон рәвештә тапшыруның дәүләти һәм муниципаль функцияләрне электрон рәвештә тапшыру һәм үтәү өчен файдаланыла торган мәгълүмати системаларның мәгълүмати-технологик бәйләнешен тәэмин итүче инфраструктура ярдәмендә башкарылуы да ачыкланды.

http://www.consultant.ru/document/cons_doc_LAW_180404/#utm_campaign=fd&utm_source=consultant&utm_medium=email&utm_content=body

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International