Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының  киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Дәүләт комитетының электр энергиясен тапшыру хезмәтләре өчен тарифлар билгеләү турында аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында.

2. 2015 ел өчен “Кулонэнергомаш” ЯАҖ тарафыннан җиткерелүче җылылык энергиясенә тарифлар билгеләү хакында.

3. “Алабуга Су каналы” МУП үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларына “Менделеевсказот” ҖЧҖен тоташтырган өчен түләү билгеләү хакында.

4. “Саба районы ТКХ Шәмәрдән МПП” ААҖнең су белән тәэмин итү системаларына тоташтырган өчен тарифлар билгеләү хакында.

5. “Леруа Мерлен Восток” ҖЧҖ объекты – “Оренбург тракты буенча күпфункцияле комплекс”ны Казан шәһәренең “Су каналы” МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында. 

6. “Леруа Мерлен Восток” ҖЧҖ объекты – “Оренбург тракты буенча күпфункцияле комплекс”ны Казан шәһәренең “Су каналы” МУП үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында. 

7. “Казан ш. МББК капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе” МКУ объекты – “Четаев-Әбсәләмов урамы буенча 57-33 нче мәктәп”не Казан шәһәренең “Су каналы” МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында. 

8. “Казан ш. МББК капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе” МКУ объекты – “Четаев-Әбсәләмов урамы буенча 57-33 нче мәктәп”не Казан шәһәренең “Су каналы” МУП үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында. 

9. 2015 ел өчен “РСК” ҖЧҖ тарафыннан күрсәтелүче җылылык энергиясе тапшыру хезмәтләренә тарифлар билгеләү хакында.

Барлык каралган мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International