РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы ФАХнең фармацевтларның кулланучыларга арзан дарулар турында хәбәр итү бурычына кагылышлы инициативасын хуплады

2015 елның 9 июне, сишәмбе

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Федераль антимонополия хезмәтенең фармацевтларның кулланучыларга арзан дарулар турында хәбәр итү бурычына кагылышлы инициативасын хуплады һәм даруханәләр буенча контрольлек итәргә әзер.

Исегезгә төшерәбез, антимонополия ведомствосы, даруларга булган бәяләрне җайга салу мәсьәләсе кысаларында, даруханәләрне сатып алучыларга иң беренче чиратта иң арзанлы препаратлар тәкъдим итәргә мәҗбүр итмәкче иде. Әгәр дә кулланучы конкрет дару турында сорый икән, фармацевт тагын да арзанрак бәяле аналоглары булганлыгы турында хәбәр итәргә тиеш.

Мондый чаралар күрелүгә бер үк тәэсир иткеч матдәле, әмма төрле коммерциячел исемле препаратларга булган бәяләрнең бер-берсеннән дистәләрчә мәртәбә аерылуы сәбәпче булды һәм сатып алучыларның барысы да диярлек тагын да арзанлырак дару сатып алу мөмкинлеге турында белмиләр.

“Бер үк төрле даруларның бәяләрендәге аерма 5 873% тәшкил итә, ягъни иң кыйммәтле даруның бәясе иң арзанлысыннан 59 тапкырга кыйммәтрәк, – диелә ФАХ материалларында. – Күмәртәләп һәм берәмтекләп сатучылар әлеге препаратларны сатканда бер үк төрле чыгымнар тота, шул ук вакытта төрле дәрәҗәдәге табышка ия була”. Мисал өчен, халыкара патентланмаган “Ондансетрон” бар, аны Россиядә дә, Италиядә дә, Канада, Хорватия һәм Һиндстанда да чыгаралар. Ләкин шул ук вакытта Россиядәге “Ондансетрон-Эском”ның чик җибәрү бәясе 23 сум булса, Италиядә чыгарылган “Зофран”ныкы – 1,3 мең сум.

Кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте кулланучының дарулар, аларның аналоглары һәм бәяләре хакында тулы мәгълүмат алырга тиешлеге белән килешә. Ләкин сатучыларны арзанлырак дарулар тәкъдим итәргә мәҗбүриләргә ярамый.

“Теоретик яктан караганда, кулланучының дару кебек специфик товарлар турында тулы һәм төгәл мәгълүмат ала алу мөмкинлегенә юнәлтелгән чараларны хупларга мөмкин, – ди Кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте юристы Андрей Семенов. – Әмма ике әһәмиятле “ләкин” бар. Беренчедән, әлеге яхшы гамәлләрнең контрольлектә булуы. Даруханәләрне тикшереп торуның ничек башкарылуын күз алдына китерүе авыр. Икенчедән, тәкъдим ителгән чаралар базар механизмнарына каршы килә: административ органнар моңарчы ирекле булган базар сегментына кысылырга тиеш түгел”.

http://rospotrebinform.ru/news/Nel-zya-zastavit-apteki-predlagat-potrebitelyam-samye-deshievye-lekarstva/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International