Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Дәүләт комитетының электр энергиясен тапшыру хезмәтләре өчен тарифлар билгеләү турында аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында.
2. 2015 ел өчен “Кулонэнергомаш” ЯАҖ тарафыннан җиткерелүче җылылык энергиясенә тарифлар килештерү хакында.
3. “Алабуга Су каналы” МУП үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларына “Менделеевсказот” ҖЧҖен тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.
4. “Саба районы ТКХ Шәмәрдән МПП” ААҖнең су белән тәэмин итү системаларына тоташтырган өчен тарифлар килештерү хакында.
5. “Леруа Мерлен Восток” ҖЧҖ объекты – “Оренбург тракты буенча күпфункцияле комплекс”ны Казан шәһәренең “Су каналы” МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
6. “Леруа Мерлен Восток” ҖЧҖ объекты – “Оренбург тракты буенча күпфункцияле комплекс”ны Казан шәһәренең “Су каналы” МУП үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
7. “Казан ш. МББК капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе” МКУ объекты – “Четаев-Әбсәләмов урамы буенча 57-33 нче мәктәп”не Казан шәһәренең “Су каналы” МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
8. “Казан ш. МББК капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе” МКУ объекты – “Четаев-Әбсәләмов урамы буенча 57-33 нче мәктәп”не Казан шәһәренең “Су каналы” МУП үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.