Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2015 елның 29 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2015 ел өчен эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, эчә торган суны транспортлаштыруга, җыентык суны транспортлаштыруга тарифлар билгеләү хакында.

2. 2015-2018 еллар өчен ТКХ (Инженерлык челтәрләре) муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан күрсәтелүче каты көнкүреш калдыкларын юк итү һәм күмү хезмәтләренә тарифлар билгеләү хакында.

3. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2014 елның 12 декабрендәге “2015 ел өчен җылылык энергиясе чыганакларының коллекторларында электр энергиясен җитештерүнең билгеләнгән генерацияләү егәрлеге 25 мегаватт һәм аннан да күбрәк булган “ТГК-16” ААҖнең җылылык энергиясе чыганакларында электр һәм җылылык энергиясе  катнаш режимда җитештерелә торган җылылык энергиясенә тарифлар билгеләү хакында” 5-38/тэ номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International