Архангельск өлкәсенең тарифлар һәм бәяләр буенча агентлыгы бәя һәм тарифларны җайга салу органнары җитәкчеләрен, шулай ук электр һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә эшчәнлек башкаручы оешмаларның җитәкчеләрен электр һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә тарифларны җайга салудагы актуаль проблемаларга һәм яңалыкларга багышланган Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашырга чакыра.
Семинар Архангельск шәһәрендә быелның 9-10 июль көннәрендә Архангельск өлкәсе Хөкүмәте ярдәме белән, шулай ук Федераль тарифлар хезмәте катнашында уза.
Семинарны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча Азарцева Екатерина Сергеевнага мөрәҗәгать итәргә кирәк, тел: 8(915)201-67-04, 8(495) 772-95-90, доб. 33-729, e-mail: eazarceva@hse.ru яки Сдобнов Василий Анатольевичка, тел:8(495)772-95-90, доб.33-726, e-mail:ipcrem@hse.ru.
Семинарда катнашуны 2015 елның 20 июненә кадәр күрсәтелгән телефоннар һәм электрон адреслар аша расларга кирәк.