Татарстан Республикасы халкына сатыла торган табигый газ өчен берәмтекләп сату бәяләре расланды

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

 

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2015 елның 15 маендагы 4-1/г карары нигезендә Татарстан Республикасы халкына сатыла торган табигый газ өчен 2015 елның 1 июленнән башлап куб метры өчен 5,16 сум (НДС исәпкә алып) күләмендә берәмтекләп сату бәясе билгеләнде.

2015 елның 1 июленнән башлап табигый газ бәясе 7,5%ка артачак, бу Россия Федерациясен социаль-икътисади үстерүнең 2015 ел өчен һәм 2016 һәм 2017 елларның планлы чоры өчен фаразланган параметрларга туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International