2018 елга кадәрге чорда уртавакытлы перспективада социаль һәм икътисади үсеш өлкәсендә РФ Хөкүмәте сәясәтенең максатлары һәм өстенлекләре билгеләнде

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Төп юнәлешләр бар булган каршылыкларны исәпкә алып формалаштырылган, алар арасында түбәндәгеләр дә бар: традицион чимал товарларына глобаль ихтыяҗны киметү; икътисади һәм сәяси билгесезлекне арттырган, күпчелек Россия компанияләре өчен чит ил базарларында заем финансларыннан файдалануга, чит илдән заманча технологияләрне җәлеп итү чикләмәләренә тулысынча диярлек юл япкан геосәяси кискенлек; демографик вазгыятьне гомуми тотрыклы итү фонында хезмәткә яраклы яшьтәге халык санын киметү.

Шушы уңайдан Төп юнәлешләрдә Хөкүмәт тарафыннан бизнеска теләктәшлек күрсәтү һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге шартларын яхшырту, инфраструктур чикләмәләрне бетерү, дәүләти идарәнең сыйфатын арттыру максатларында күреләчәк чаралар турында әйтелә.

http://base.consultant.ru/cons/cgi/online.cgi?req=doc;base=LAW;n=179480#utm_campaign=hotdocs&utm_source=consultant&utm_medium=email&utm_content=body

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International