Евразия икътисади союзы әгъзалары булган дәүләтләрнең 2015-2016 еллар өчен макроикътисади сәясәттәге төп юнәлешләр барлыкка килгән тискәре икътисади вазгыятьне җиңеп чыгуга юнәлдерелгән (Югары Евразия икътисади советының 2015 елның 8 маендагы “Дәүләтләрнең – Евразия икътисади советы әгъзаларының 2015-2016 еллар өчен макроикътисади сәясәттәге төп юнәлешләре турында” 11 номерлы карары).
Куелган максатларга ирешү Евразия икътисади союзы әгъзалары булган дәүләтләр тарафыннан түбәндәгеләр ярдәмендә гамәлгә ашырылачак:
– макроикътисади тотрыклылык тәэмин итеп: бәяләрдә тотрыклылык, әгъза-дәүләтләрнең милли валюталарыннан файдалануны активлаштыру, бюджет системаларының баланслы булуына ярдәм итү, банк системаларының тотрыклылыгын үстерү;
– икътисад үсешендә һәм аны торгызуда тотрыклы үсеш булдырып: икътисадны диверсификацияләп (шул исәптән Союзның интеграцион потенциалын гамәлгә ашыруны исәпкә алып), эшлекле активлыкны арттырып, финанс чаралары чыганакларын киңәйтеп һәм кредит ресурсларының үтемлелеген арттырып, үзара сәүдәне активлаштырып, тышкы сәүдәне үстереп һәм сату базарларын диверсификацияләп.
http://base.consultant.ru/cons/cgi/online.cgi?req=doc;base=LAW;n=179400#utm_campaign=hotdocs&utm_source=consultant&utm_medium=email&utm_content=body