2015 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагында электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен башкаручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча Эксперт советының утырышы булып узды. Эксперт советы составына ТР дәүләт хакимияте органнары һәм оешмалары вәкилләре керде.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- 2016-2018 еллар өчен “Буа ПТС” ЯАҖнең инвестиция программасы проектын карап тикшерү.
- 2016-2018 еллар өчен “Бөгелмә ПТС” ААҖнең инвестиция программасы проектын карап тикшерү.
- 2015-2017 еллар өчен “РСК” ҖЧҖнең инвестиция программасы проектын карап тикшерү.