Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булып узды

2015 елның 15 мае, җомга

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булып узды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: 

1. "ПлемРепродукт" ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын "Челтәр компаниясе" ААҖнең электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү билгеләү хакында.

2. "Минзәлә районы коммуналь четәрләре" ААҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тарифлар билгеләү хакында.

3. "Минзәлә районы коммуналь челтәрләре" ААҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тарифлар билгеләү хакында.

4. Татарстан Республикасы халкына сатыла торган табигый газ өчен берәмтекләп сату бәяләрен билгеләү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International