Федераль тарифлар хезмәтенең 2014 елның 16 декабрендәге 2244-э номерлы боерыгы (Россиянең Юстиция министрлыгында 2015 елның 2 апрелендә теркәлгән) нигезендә “Интернет” челтәрендә бастыру юлы белән мәгълүмат ачу регламенты һәм тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимияте органнарының җайга салынулы оешмалар белән мәгълүматны “Интернет” челтәрендә бастыру юлы белән ачканда (алга таба – Регламент) үзара хезмәттәшлек итү тәртибе расланды. Әлеге документ белән Дәүләт комитеты сайтында, “Мәгълүмат ачу” > “Норматив документлар” бүлегендә танышырга мөмкин.
Регламент нигезендә “Интернет” челтәрендә бастыру юлы белән мәгълүмат ачуның һәм салкын су белән тәэмин итүне, су бүлүне, кайнар су белән тәэмин итүне башкаручы оешмаларның Дәүләт комитеты белән үзара хезмәттәшлек итү тәртибе билгеләнде.
Дәүләт комитеты түбәндәгеләргә игътибар юнәлтә: Регламентның 5 пункты нигезендә мәгълүмат тапшыру рәвешләре Дәүләт комитетына электрон почта аша җибәрелергә мөмкин. Бу очракта мәгълүмат тапшыру рәвешләре оешманың гади электрон имзасы белән таныклана.
Гади электрон имзасы булмаган очракта, җайга салынулы оешма Дәүләт комитетына, кәгазьдә мәгълүмат тапшыру рәвешләре белән, җайга салынулы оешманың җитәкчесе яки аның тарафыннан вәкаләт бирелгән урынбасары тарафыннан имзаланган һәм җайга салынулы оешманың мөһере белән таныкланган мәгълүмат җибәрүне раслый торган белдерүнамә юллый.
Ачыла торган мәгълүматта үзгәрешләр булган очракта, әлеге үзгәрешләр турындагы белешмәләрне 5 эш көне дәвамында рәсми сайтта урнаштыру өчен Дәүләт комитеты адресына җибәрергә кирәк.