Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Федераль тарифлар хезмәтенең 2015 елның 16 апрелендәге 763-эв номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы оешмасы – “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе” ААҖнең Табигый монополияләр субъектлары реестрына кертелүе хакында хәбәр итә.
Күрсәтелгән оешмага карата табигый монополияләр субъекты эшчәнлеген дәүләти җайга салу һәм контрольлек кертелде.