Хөкүмәт даруларның бәяләрен тикшерү тәртибен билгеләде

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Төбәк хакимиятләре даруханәләрдә генә түгел, ә фельдшерлык пунктларында, гомуми табиб тәҗрибәсе үзәкләрендә, шул исәптән даруханә булмаган аерым авыл торак пунктларында урнашканнарында халыкка сатыла торган даруларның бәяләренә карата контрольлек билгеләячәк. Мондый контрольлекнең тәртибе Хөкүмәтнең Министрлар Кабинеты сайтында бастырыла торган карарында язылган.

         Гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле булган дарулар исемлегенә кертелгән препаратларның бәяләрен контрольдә тотачаклар, бу эш берәмтекләп сатудан башланган барлык этапларда да башкарылачак.

Шул ук вакытта бәянең иң югары чиге дару җитештерүчедән җибәрелгән һәм теркәлгән чик җибәрү бәясе суммасыннан артып китә алмый. Контролерлар төбәкләрдә мәҗбүри тәртиптә билгеләнгән күмәртәләп һәм берәмтекләп сату бәясенә өстәлгән бәйләрнең күләмен дә исәпкә алачаклар.

Фармацевтларны һәм дару сатучыларны күзәтү һәм тикшерүләр системалы рәвештә, ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр биреп һәм вазифаи затларны җаваплылыкка тартып башкарылачак.

Шулар белән берлектә, документта искәртелгәнчә, тикшерү үткәргәндә төбәкнең дәүләт контрольлеге органы вәкилләре бизнесны “коточкыч вакыйга”га әйләндермәскә һәм дәүләт һәм муниципаль күзәтчелеген башкарганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турындагы закон чикләмәләрен үтәргә бурычлы.

Мондый тикшерүләр һәм төбәкнең дәүләт контрольлеге органы эшчәнлеге турындагы барлык мәгълүмат һәркем өчен ачык булачак һәм аның рәсми сайтында бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International