РФ Хөкүмәтенең 2015 елның 28 апрелендәге “Пассажирларны һәм багажны автомобиль транспорты һәм шәһәрдәге җир өсте электр транспорты белән ташу кагыйдәләренең 21 пунктына үзгәрешләр кертү турында” 410 номерлы карары.
Пассажирлар, әлеге автовокзал яки автостанция территориясендә урнашкан тукталыш пункты кертелгән даими ташу маршруты буенча юлда бару хокукын раслый торган билеты булган очракта, автовокзал, автостанция биналарында урнашкан көтү залларыннан һәм бәдрәфләрдән бушлай файдалану хокукына ия булган вакыт аралыгы билгеләнде.
Билгеләнгән пунктка кадәр – автовокзал, автостанция хуҗасы тарафыннан билгеләнгән вакыт аралыгында, ләкин транспорт чарасы килгәннән соң кимендә 2 сәгать.
Башка тукталыш пунктлары өчен – билетның гамәлдә булу кысаларында (юлга үз вакытыннан соңга калып кузгалу һәм (яки) транспорт чарасының соңга калып килү вакытын исәпкә алып).