“RedWings” авиакомпаниясе Казаннан Мәскәүгә даими рейс ача

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

RedWings” авиакомпаниясе 12 майда Казаннан Мәскәүгә даими рейс ача. Рейслар атнасына дүрт тапкыр: дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә ясалачак, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.

Бер якка минималь юл бәясе 2765 сум тәшкил итәчәк. Рейска илдә җитештерелгән заманча SSJ-100 самолетлары хезмәт күрсәтәчәк.

Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Казаннан ике рейс булачак, иртәнгесе – 11:10 сәгатьтә (Мәскәүгә 12:30 сәгатьтә килә), һәм кичкесе  20:50 сәгатьтәәскәүгә 21:50 сәгатьтә килә). Мәскәүдән иртәнге рейс  9:05 сәгатьтә билгеләнгән (Казанга 10:10 сәгатьтә килә), кичкесе – 18:15 сәгатьтә (Казанга килү – 19:50 сәгатьтә).

http://www.temakazan.ru/news/transport/item/16446/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International