Капиталь төзелеш объектларын газ бүлү челтәрләренә тоташтыру өчен техник шартлар тудырудан баш тарту дәлилле булырга тиеш

2015 елның 5 июне, җомга

Россиянең ФАХ тарафыннан РФ Хөкүмәтенең 30.12.2013 ел, №1314 карары белән расланган Капиталь төзелеш объектларын газ бүлү челтәрләренә тоташтыру (технологик тоташтыру) кагыйдәләрен куллануга бәйле аерым мәсьәләләрдә аңлатмалар бирелде.

Хәбәр ителгәнчә, капиталь төзелеш объектларын газ бүлү челтәрләренә тоташтырудан баш тартулар шартлы рәвештә 2 төркемгә бүленә ала:

тоташтырган өчен техник шартлар тудырудан баш тарту;

тоташтыру турында шартнамә төзүдән баш тарту.

Тоташтыру кагыйдәләре нигезендә техник шартлар тудыру турындагы гарызнамә мөрәҗәгать итүчегә карамыйча гына кире кайтарып бирелә торган очракларның ябык (киңәйтелгән рәвештә аңлатылырга тиешле булмаган) исемлеге билгеләнгән.

Тоташтыру кагыйдәләрендә күрсәтелгән шартларны үтәгәндә, башкаручы техник шартлар тудыру турында гарызнамә алынган көннән алып 14 көн дәвамында техник шартларны ачыкларга һәм мөрәҗәгать итүчегә бирергә яисә техник шартлар тудырудан дәлилләнгән рәвештә баш тартырга тиеш.

Шулар белән беррәттән, Тоташтыру кагыйдәләрендә дәлилле баш тартуның нәрсәдән гыйбарәт булуына күрсәтмәләр юк.

Мөрәҗәгать итүчегә гап-гади генә итеп техник мөмкинлек булмау турында хәбәр итү – дәлилле баш тарту була алмый, чөнки техник мөмкинлек төрле сәбәпләр аркасында булмаска мөмкин, әйтик тоташтыру мөмкинлеге булган шундый челтәрләр юк булса һәм челтәрләр тулы куәтенә эшләп, аларга яңа кулланучыларны тоташтыру мөмкинлеге булмаса.

Моннан тыш, техник шартлар тудырудан дәлилле баш тартканда башкаручы шәхси, шулай ук чит чыганаклар (бюджетныкын да исәпкә алып) хисабына финанслана торган  чаралар нәтиҗәсендә капиталь төзелеш объектын газ бүлү челтәрләренә техник тоташтыру мөмкинлеге барлыкка килүнең якынча сроклары турында үзендә булган мәгълүматны бирергә яки мондый мәгълүматның булмавы хакында хәбәр итәргә тиеш.

Баш тартуның төп сәбәбе андый челтәрләрнең булмавына бәйле булган очракларда, баш тартуның нигезлелеге газ белән тәэмин итү өлкәсендә вәкаләтләр бирелгән җирле үзидарә органнарыннан һәм Ростехнадзорның территориаль органнарыннан тиешле мәгълүматны соратып алу юлы белән тикшерелергә мөмкин, чөнки атап үтелгән органнарда алар карамагында булган территориядәге газ белән тәэмин итү объектларының булу-булмавы һәм аларның кайсы баланста торуы хакында мәгълүмат булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International