Бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркындагы “Мәңгелек ут”мемориалына һәм Җиңү Паркындагы мәңгелек утка чәчәк кую тантанасын үткәрде.
Чарада катнашучылар алдында Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Симкачев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, быелгы бәйрәм башкаларыннан үзгә – узган гасырдагы миллионнарча кешеләрнең гомерен өзгән, һәр гаиләгә тигән иң кан коюлы сугыш тәмамлануга 70 ел. Җиңү көне барлык россиялеләр өчен дә милли горурлык, батырлык һәм фидакарьлек символы булып кала. Бу Көн турындагы хәтер-хатирәгә бик сак карарга кирәк: “Бүген без 1945 елның маендагы җиңү залпларына кадәр яшәмәгән, Җиңү хакына гомерен аямаган, Ватаныбызның горурлыгы, иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшкәннәрне искә алып, баш иябез. Җиңү Көнен якынайткан һәм җиребезгә тынычлык һәм ирек алып килгәннәрнең барысы да мәңгелеккә истә калыр, дан-шөһрәт аларга!”.
Бәйрәм алды көннәрендә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Хәтер дивары” акциясен үткәрде, аның кысаларында теләге булган һәркем туган герой-фронтовикларының тарихлары белән уртаклаша алды. Чөнки газиз ветераннар өчен горурлык кичерүне, яшенә һәм социаль статусы нинди булуга карамастан, һәркем аңлый – бу безне берләштерә.