Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булып узды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. “Үтемле торак” Россия илкүләм проекты ҖЧҖ объекты – “ТР, Чаллы ш., 9 микрорайон, Медшәһәрчектәге “Эченә кертеп төзелгән офислары белән күпкатлы торак йорт”ны һәм “60 машина урынына бер дәрәҗәле җир асты парковкасы”н “Чаллы су каналы” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
2. “Үтемле торак” Россия илкүләм проекты ҖЧҖ объекты – “ТР, Чаллы ш., 9 микрорайон, Медшәһәрчектәге “Эченә кертеп төзелгән офислары белән күпкатлы торак йорт”ны һәм “60 машина урынына бер дәрәҗәле җир асты парковкасы”н “Чаллы су каналы” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
3. “Заманча төзелеш” ҖЧҖ объекты – “ТР Чаллы шәһәре, 21 микрорайон, Вахитов ис. проспект һәм Чәчәк бульвары киселешендәге “Чаллы ш., 21 микрорайонындагы күпкатлы торак төзелешен, А, Б, В блоклары”н “Чаллы су каналы” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
4. “Заманча төзелеш” ҖЧҖ объекты – “ТР Чаллы шәһәре, 21 микрорайон, Вахитов ис. проспект һәм Чәчәк бульвары киселешендәге “Чаллы ш., 21 микрорайонындагы күпкатлы торак төзелешен, А, Б, В блоклары”н “Чаллы су каналы” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
5. “Транснефть-Кама буе” АҖ объекты – “Казан ш., П.Лумумб ур., 20 й. “Транснефть-Идел буе” АҖ административ бинасы”н “Казэнерго” ААҖнең җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү хакында.
Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.