3 майдан алып 12 майга кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннары теләсә кайсы җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак. Аларны озата баручылар өчен дә бушлай йөрү мөмкинлеге каралган. 2015 елның 21 мартында кабул ителгән тиешле 259 номерлы карарга РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев имза салды.
Бушлай йөрү мөмкинлеген рәсмиләштерү өчен Бөек Ватан сугышы инвалидына һәм анда катнашучыга, шулай ук аны юлда озата баручы затка тимер юл, диңгез, эчке су юлы, һава юлы яки автомобиль транспорт төренә билетлар сату кассасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр ителә РФ Хөкүмәтенең рәсми порталында.
Бушлай билет алу өчен БВС инвалиды яки катнашучысының таныклыгын, шулай ук Россия гражданнары өчен – гомумгражданлык паспортын, чит ил гражданнары өчен – үзе шул илнең гражданы булып торган дәүләт паспортын һәм тору кәгазен, гражданлыгы булмаган затлар өчен тору кәгазен күрсәтергә кирәк. Юлда озата баручы зат өчен бары тик гомумгражданлык паспорты гына зарур.
http://www.temakazan.ru/news/transport/item/16282/