Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булып узды

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. “Үтемле торак” Россия илкүләм проекты ҖЧҖ объекты – “ТР, Чаллы ш., 9 микрорайон, Медшәһәрчектәге “Эченә кертеп төзелгән офислары белән күпкатлы торак йорт”ны һәм “60 машина урынына бер дәрәҗәле җир асты парковкасы”н “Чаллы су каналы” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

2. “Үтемле торак” Россия илкүләм проекты ҖЧҖ объекты – “ТР, Чаллы ш., 9 микрорайон, Медшәһәрчектәге “Эченә кертеп төзелгән офислары белән күпкатлы торак йорт”ны һәм “60 машина урынына бер дәрәҗәле җир асты парковкасы”н “Чаллы су каналы” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

3. “Заманча төзелеш” ҖЧҖ объекты – “ТР Чаллы шәһәре, 21 микрорайон, Вахитов ис. проспект һәм Чәчәк бульвары киселешендәге “Чаллы ш., 21 микрорайонындагы күпкатлы торак төзелешен, А, Б, В блоклары”н “Чаллы су каналы” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

4. “Заманча төзелеш” ҖЧҖ объекты – “ТР Чаллы шәһәре, 21 микрорайон, Вахитов ис. проспект һәм Чәчәк бульвары киселешендәге “Чаллы ш., 21 микрорайонындагы күпкатлы торак төзелешен, А, Б, В блоклары”н “Чаллы су каналы” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

5. “Транснефть-Кама буе” АҖ объекты – “Казан ш., П.Лумумб ур., 20 й. “Транснефть-Идел буе” АҖ административ бинасы”н “Казэнерго” ААҖнең җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карап тикшерүенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International