Поездда яки контрольлек пункты аша үткәндә ачыкланган билетсыз юлчыдан юл бәясе алына

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

2015 елның 6 апрелендә кабул ителгән 81-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә “Россия Федерациясенең тимер юл транспорты уставы” Федераль законына тимер юл транспортында билетсыз йөрү өчен җаваплылыкны җайга салу өлешендә үзгәрешләр кертелде һәм Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 11.18 статьясының 1 өлешендәге 1 һәм 2 пунктлар гамәлдән чыккан дип танылды.

Төзәтмәләр т/ю транспортында билетсыз йөрү өчен җаваплылыкны җайга салуга кагыла.

Пассажир билетны поездда барганда, ә контроль пункты станцияләре булганда – алар аша керү һәм чыгу вакыты узганчыга кадәр сакларга тиеш. Поездга утыртканда, юлда барганда һәм (яки) контрольлек пунктларында ташучыга юл документларының (билетларның) барлыгын һәм гамәлдә булу-булмавын тикшерү хокукы бирелә.

Поездда яки контрольлек пункты аша чыкканда билетсыз юлчы ачыкланганда, аннан юл бәясе алына. Билетсыз юлчы түләүдән баш тартса, бу аңа штраф салуга сәбәп була. Шул ук вакытта билетсыз барган өчен административ җаваплылык граждан-хокукый җаваплылыкка алмаштырылды. Шәһәр яны юнәлешендәге поездда билетсыз барган өчен штраф күләме өлкән пассажирны 10 чакрым арага ташу буенча тарифтан 50 тапкырга, ә ерак арага хәрәкәт итүче поездда – өлкән пассажирны 100 чакрымлык арага ташу тарифыннан 5 тапкырга артык. Исегезгә төшерәбез, элек шәһәр яны юнәлешендәге поездда билетсыз барган өчен штраф 100 сум, ә җирле һәм ерак арага хәрәкәт итүче поездлар өчен 200 сум тәшкил итә иде.

Билетсыз юлчы штраф түләүдән баш тарткан очракта, аны суд тәртибендә түләттерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International