Пассажирларны т/ю буйлап ташуда “кризиска каршы” НДС ставкалары кертелде

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

2015 елның 6 апрелендә кабул ителгән 83-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 21 бүлеккә үзгәрешләр кертелде һәм Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 149 статьяның 2 пунктындагы 7 пунктчасының өченче абзацы шәһәр яны юнәлешендә тимер юл транспорты белән пассажирларны ташу буенча хезмәтләр өлешендә гамәлдән чыгарылды.

2016 елның 31 декабренә кадәр шәһәр яны юнәлешендә пассажирларны т/ю буйлап ташуга карата хезмәтләрдә НДС буенча нульле ставка куллану рөхсәт ителә. Шул ук вакытта 2017 елның 1 гыйнварына кадәр әлеге хезмәтләргә карата салымнан азат итү гамәле туктатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International