Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булып узды

2015 елның 17 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсе утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Алабуга” СҖТ МИЗ” ААҖнең электр челтәрләренә “Форд Соллерс Алабуга” ҖЧҖнең энергия кабул итү җайланмаларын технологик тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.

2. “Челтәр компаниясе” ААҖнең электр челтәрләренә “ТК электр челтәрләре предприятиесе” ҖЧҖнең энергия кабул итү җайланмаларын технологик тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.

3. “Челтәр компаниясе” ААҖнең электр челтәрләренә “КАМАЗ-Энерго” ҖЧҖнең энергияне кабул итү җайланмаларын технологик тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.

4. “Урыссу-Су каналы” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.

5. Лениногорск шәһәре “Су каналы” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.

6. Лениногорск шәһәре “Су каналы” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.

7. “Алабуга Су каналы” МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.

8. “Алабуга Су каналы” МУП үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.

9. Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы объекты – “Җиңү проспекты ур. буенча күпфатирлы торак йорт”ны Казан ш. “Су каналы” МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

10. Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы объекты – “Җиңү проспекты ур. буенча күпфатирлы торак йорт”ны Казан ш. “Су каналы” МУП үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм  Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International