Бәйрәм көннәрендә Мәскәү-Казан һәм Казан-Мәскәү маршрутлары буенча өстәмә поездлар билгеләнә

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
Май бәйрәмнәре көннәрендә пассажирларны йөртү өчен 206 нчы номерлы Мәскәү-Казан поезды билгеләнә. Поезд Мәскәүдән 28, 29 апрельдә, 8 һәм 10 майда сәгать 23.28 кузгалып китә. Казанга икенче көнне сәгать 12.35  килә.

Шулай ук 3, 4, 10 һәм 11 майга сәгать 22.45 205 нче номерлы Казан-Мәскәү поезды билгеләнә. Мәскәүгә поезд икенче көнне сәгать 11.45 килә.

Тулырак мәгълүматны “Россия тимер юллары” ААҖнең Бердәм мәгълүмат-белешмә үзәгендә яисә 8 (800) 775-00-00 телефоны аша белергә мөмкин.

Материалны “РТЮ” ААҖ филиалы - Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International