Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарифлар билгеләнү турында гариза тапшырган көннән алып 10 календарь көненнән дә соңга калмыйча түбәндәге мәгълүматны ачу кирәклеге хакында искә төшерә:
- чираттагы җайга салу чорына тарифлар билгеләү турында җайга салынулы оешманың тәкъдиме турында;
- Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә расланган инвестиция программасының күчермәсе (инвестиция программасының проекты);
- җайга салынулы товарлар җитештерү һәм (яки) җайга салынулы оешмаларның җайга салынулы хезмәтләрен күрсәтү өчен кирәкле булган товарларны сатып алу ысуллары, бәясе һәм күләме турында.
Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 1 өлешендәге 19.8.1 статьясы нигезендә табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының җайга салынулы эшчәнлеге турында мәгълүмат ачуның билгеләнгән стандартларын һәм, табигый монополияләр субъектлары һәм (яки) коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан мәгълүмат тапшыру вакытларын һәм ешлыгын исәпкә алып, аны тапшыру һәм (яки) тутыру рәвешләрен бозу вазифаи затларга биш мең сумнан алып егерме мең сумга кадәр; юридик затларга йөз мең сумнан алып биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.
Мәгълүмат ачу рәвешләре (http://kt.tatarstan.ru/rus/info.php?id=153263).