2015 елның 3 маеннан алып 12 маена кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына Россия территориясендәге тимер юл транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге биреләчәк

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, РФ Президентының 2015 елның 23 гыйнварындагы 32 номерлы указы нигезендә, “РТЮ” ААҖ Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга 2015 елның 3 маеннан 12 маена кадәр РФ территориясе буйлап ерак хәрәкәт итүче поездларда бушлай йөрү мөмкинлеген бирәчәк. Бушлай йөрү документлары 2015 елның 1 апреленнән башлап рәсмиләштерелә.

Күрсәтелгән чорда “РТЮ” ААҖ “Ветераннар турында”гы Федераль законның 2 статьясының 1 өлешендәге 1 пунктында һәм 4 статьясында күрсәтелгән, РФ гражданнары булмаган яисә РФ территориясендә даими яшәүче чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга керүче Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм катнашучыларына, шулай ук БВС инвалидын яки ветеранын озата баручы бер затка бушлай йөрү мөмкинлеге бирә.

Бушлай билетлар купе вагоннарына (урын-җир кирәк-яраклары белән) һәм барлык категориядәге поездларда: “Сапсан” югары тизлекле поездларда һәм “Карлыгач” (“Ласточка”) тизлекле поездларда (хезмәт күрсәтүнең икенче классы), шулай ук шәһәр яны, ашыгыч, фирмалы, пассажирлык поездларындагы утыру урыннары булган вагоннарга бирелә. Бушлай билетлар шулай ук чит ил дәүләтләре аша транзит булып үтүче поездларга, шулай ук башка юллардан хәрәкәт итүче поездларга да биреләчәк.

Күрсәтелгән чорда пассажир чикләнмәгән күләмдә хәрәкәт итә ала.

         Бушлай билетлар билет кассаларында түбәндәге документлар нигезендә рәсмиләштерелә:

1. Шәхесне таныклый торган документ:

1.1. РФ гражданнары өчен – паспорт яки шәхесне таныклый торган башка документ;

1.2. Чит ил гражданнары өчен – паспорт яки шәхесне таныклый торган башка документ;

1.3. Гражданлыгы булмаган затларга – тору кәгазе.

2. Бушлай йөрү хокукы бирә торган документ (Бөек Ватан сугышында катнашучы таныклыгы, Бөек Ватан сугышы инвалиды таныклыгы, “__ группа инвалиды” тамгасы куелган ташламаларга хокук турында таныклык “Ветераннар турында”гы Федераль законның 14 статьясында билгеләнгән ташламаларга ия, “Ленинград оборонасы өчен” медале белән бүләкләнү турында таныклык).

Калининград өлкәсенә (аннан) Литов Республикасы аша транзит белән юл билеты рәсмиләштерү элек билгеләнгән тәртиптә башкарыла (РФ Хөкүмәтенең 2003 елның 23 июнендәге 361 номерлы карары).

Шулай ук “РТЮ” ААҖ һәм “ФПК” АҖ поездларында сервис хезмәтләре (шул исәптән урын-җир кирәк-яраклары һәм туклану)  өчен түләү алынмаячак. Чит ил дәүләтләренең поездларында һәм вагоннарында түләү һәр дәүләттә билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә алыначак.

 

Материал “РТЮ” (“РЖД”) ААҖ филиалы – Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте тарафыннан бирелде

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International