Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы булды

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булып узды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2014 елның 12 декабрендәге “2015 елга Татарстан Республикасы халкы һәм аңа тиңләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен электр энергиясенә бәяләр (тарифлар) билгеләү турында” 3-16/э номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

2. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2014 елның 17 декабрендәге “2015-2019 елларга Татарстан Республикасы территориясендәге челтәрле оешмаларның челтәрләре буйлап электр энергиясе тапшыру буенча хезмәтләргә бердәм (казан) тарифлары билгеләү турында” 3-18/э номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

 3. “Энерготранзит” ҖЧҖ һәм “Челтәрле компания” ААҖ челтәрле оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәтләренә шәхси тарифлар билгеләү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International