Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы булып узды

2015 елның 27 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты утырышлар залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булып узды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. Татарстан Республикасының Республика энергетика комиссиясе идарәсенең 2006 елның 19 октябрендәге “Гарантияле төстә җитештерүчегә статус бирү һәм аның эшчәнлек зоналары чикләрен билгеләү турында”гы 62 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

2. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының һәм Татарстан Республикасы Энергетика министрлыгының аерым актларына үзгәрешләр кертү хакында.

3.  “Торак нигезе” (“Жилищная основа”) ҖЧҖ объекты – “Совет районы, Аграр урамы буенча №1-1, №1-2 торак йортлар”ны Казан ш. “Су каналы” МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.

4. “Торак нигезе” (“Жилищная основа”) ҖЧҖ объекты – “Совет районы, Аграр урамы буенча №1-1, №1-2 торак йортлар”ны Казан ш. “Су каналы” МУП үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.

Барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International