Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты), 2016 елга Татарстан Республикасы буенча электр энергиясе (егәрлек) җитештерү һәм җиткерүнең фаразланган җыелма балансын формалаштыру максатларында, Россия ФТХнең 12.04.2012 ел, №53-э/1 боерыгы белән расланган Россия Федерациясе субъектлары буенча Россиянең бердәм энергетика системасы кысаларында Электр энергиясе (егәрлек) җитештерү һәм җиткерүнең фаразланган җыелма балансын формалаштыру тәртибе нигезендә тутырылган үрнәкне Бердәм мәгълүмати-аналитика системасы (БМАС) шаблоннарында һәм кәгазьдә 2015 елның 1 апреленә кадәр Дәүләт комитетына тапшырырга кирәклеге хакында хәбәр итә.
Шаблоннар www.eias.ru сайтында, «Шаблоннар» - «Электр энергиясенең (егәрлекнең) фаразланган баланслары» бүлегендә урнаштырылган.