Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының утырышлар залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. “Татфлот” суднолар йөрү компаниясе” ААҖ тарафыннан шәһәр яны юнәлешендә һәм Яшел Үзән-Вязовые кичүендә тизлекле һәм сукуышлы судноларда пассажирларны һәм багажны транспорт белән күчерү өчен чик күләмдә максималь тарифлар килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссия әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карап тикшерүенә тапшырылды.