Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы булып узды

2015 елның 13 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булып узды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Әлмәт-Су каналы” ААҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

2. “Әлмәт-Су каналы” ААҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар билгеләү хакында.

3. 2015 ел өчен кулланучыларга “Ремонт-эксплуатация идарәсе” ААҖ тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясенә (егәрлеккә) тарифлар билгеләү хакында.

4. 2015-2018 еллар өчен каты көнкүреш калдыкларын юк итү һәм күмү буенча “ЭкоСистемалар” ҖЧҖ тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар билгеләү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International