ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре даруханә учреждениеләрен тикшерүдә катнашты

2015 елның 18 марты, чәршәмбе

Генераль прокуратура кушуы буенча Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетының административ тәҗрибә хезмәткәрләре 2015 елның февралендә, Казан шәһәренең Яңа Савин һәм Киров районы прокуратурасы органнары вәкилләре белән берлектә, “Көнчыгыш” (“Восток”) ҖЧҖ, “ЗМФЦ” Теләктәшлек” (“Содействие)”, “Складтан даруханә” (“Аптека со склада”) ҖЧҖ (2 даруханә), “Алоэ-фарм” ҖЧҖ, “Арсе” ҖЧҖ, “Фарматиен” (“Фармакопейка”) ҖЧҖ даруханә учреждениеләренә карата 7 тапкыр урынга чыгып тикшерүдә катнашты.

Казан шәһәрендәге даруханә учреждениеләренең гомер өчен зарури һәм аеруча әһәмиятле дару препаратларына төрле бәя категориясен саклавы сайланма рәвештә тикшерелде.

Тикшерелгән даруханә учреждениеләрендә югарыда аталган дару препаратларына берәмтекләп сату хакларын куйганда чик күләмдә билгеләнгән сәүдә өстәмәләрен арттырып билгеләү очраклары ачыкланмады.

Моннан тыш, Дәүләт комитеты гомер өчен зарури һәм аеруча әһәмиятле дару препаратларына бәя арттыру очраклары буенча РФ КоАП 14.6 ст. 1 ө. нигезендә “Рациола” ҖЧҖ (Казан), “Экопродукт” ҖЧҖ (Кукмара) һәм ШЭ С.С. Гыйниятуллина (Кукмара) карата Казан шәһәренең Киров районы һәм Кукмара районы прокуратуралары тарафыннан кузгатылган административ хокук бозулар турында 4 эшне карап тикшерде, штрафлар салу турында тиешле карарлар чыгарылды.

Дәүләт комитеты даруханә учреждениеләренең гомер өчен зарури һәм аеруча әһәмиятле дару препаратларын күмәртәләп һәм берәмтекләп сату буенча өстәлә торган бәяләрнең чик дәрәҗәсен исәпкә алып сатарга тиешлеген кисәтә.

Татарстан Республикасында гомер өчен зарури һәм аеруча әһәмиятле дару препаратлары буенча җитештерүчеләр куйган күмәртәләп һәм берәмтекләп сату хакына өстәмә бәя кушуның чик дәрәҗәсе Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең 19.02.2010 ел, №8-1/соц карары (ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 21.08.2010 ел, №8-3/соц карары редакциясендә) белән билгеләнде.

Күмәртәләп сатуның чик өстәмәләре түбәндәге бәя төркемнәре буенча билгеләнде: 50 сумга кадәр – 15 %; 50 сумнан алып 500 сумга кадәр – 13 %; 50 сумнан артык булганда – 11 %.

Берәмтекләп сатуның бәя төркемнәре буенча чик өстәмәләр түбәндәге дәрәҗәләрдә билгеләнде: 32 %, 30 % һәм 23,4 %.

Билгеләнгән чик дәрәҗәне артып китүче өстәмә хактан файдалану бәя куюның билгеләнгән тәртибен бозу булып тора, аның өчен РФ КоАП 14.6 ст. буенча җаваплылык каралган. Әлеге статьяның санкциясе вазифаи затларга илле мең сум күләмендә административ штраф салуга яисә өч елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм итүгә; юридик затларга дару препаратларын аларның бәяләренә карата дәүләт тарафыннан җайга салынулы өстәмәләрне хокуксыз арттырып сатудан кергән табышның икеләтелгән күләмендә штраф салынуга сәбәп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International