Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Җылылык белән тәэмин итү схемаларына, аларны эшләү һәм раслау тәртибенә карата таләпләр турында”гы 22.02.2012 ел, №154 карарының 22 п. нигезендә җылылык белән тәэмин итү схемасы ел саен актуальләштерелергә тиеш.
Россиянең ФТХнең 13.06.2013 ел, №760-э боерыгы белән расланган Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы бәяләрне (тарифларны) хисаплау буенча методик күрсәтмәләр нигезендә, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салганда, җайга салуның хисап чорына файдалы рәвештә җибәрелә торган тиешле продукция (хезмәт) төренең хисапланган күләме җылылык белән тәэмин итү схемасы нигезендә, ә ул булмаганда – муниципаль берәмлекнең коммуналь инфраструктура системаларын комплекслы үстерү программасы нигезендә билгеләнә.
Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, җылылык белән тәэмин итү схемаларын актуальләштерү барышында Дәүләт комитеты төзү, үзгәртеп кору һәм технологик яктан яңадан коралландыру нәтиҗәсендә җылылык энергиясе чыганакларын эксплуатациягә кертүне, котельныйларны электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгаручы чыганаклар белән яңадан җиһазландыру чараларын, энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча башка чараларны исәпкә алырга куша.