ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Эксперт советы утырышы булып узды

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

2015 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының утырышлар залында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Татарстан Республикасының электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын карап тикшерү буенча эксперт советы утырышы булып узды. Эксперт советы составына ТР дәүләт хакимияте органнары һәм оешмалары вәкилләре керде.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәлә каралды:

1. 2015-2017 еллар өчен “РСК” ҖЧҖнең инвестиция программасы проектын карап тикшерү.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International