Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булып узды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында.
2. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2015 ел өчен стандартлаштырылган тариф ставкалары, максималь егәрлек берәмлегенә ставкалар һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан челтәрле оешмаларның электр челтәрләренә технологик тоташтырганга түләү хисаплау өчен формула билгеләү турында” 17.12.2014 ел, №6-89/тп карарына үзгәрешләр кертү хакында.
3. 2015 елга “Рамазанов Рифхәт Харрас улы” ШЭ өчен эчәр суга тарифлар билгеләү хакында.
Барлык карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, ММЧ басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.