dom.gosuslugi.ru - торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы (ТКХ ДМС) рәсми сайтының адресы булып тора.
ТКХ ДМС “Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы турында”гы 21.07.2014 ел, №209-ФЗ Федераль закон нигезендә булдырыла һәм түбәндәге мәгълүматны үз эченә ала:
- күпфатирлы йортларда гомуми милек белән идарә итү буенча хезмәтләрнең исемлеге һәм бәясе хакында;
- күпфатирлы йортларда гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау эшләре хакында;
- коммуналь хезмәтләр күрсәтү һәм зарури ресурсларны җиткерү хакында;
- торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме, мондый түләүдәге бурыч хакында;
- коммуналь һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары хакында, шулай ук торак-коммуналь хуҗалыкка бәйле башка мәгълүмат.