Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы булып узды

2015 елның 27 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2015 елга карата “Генерацияләү компаниясе” ААҖ филиалы – “Түбән Кама ГЭС” өчен җыентык суларны транспортлаштыруга тарифлар килештерү хакында.

2. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2015 елга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә һәм җыентык суларны транспортлаштыруга тарифлар билгеләү турында”гы 10.12.2014 ел, №10-43/кс карарына үзгәрешләр кертү хакында.

Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International