Дәүләт комитетында “2016 ел өчен җылылык энергиясенә, су белән тәэмин итүгә, су бүлүгә тарифлар формалаштыру юллары” темасына семинар-киңәшмә булып узды

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

2015 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Рәисе урынбасары Лилия Борисова җитәкчелегендә “2016 ел өчен җылылык энергиясенә, су белән тәэмин итүгә, су бүлүгә тарифлар формалаштыру юллары” темасына видеокиңәшмә рәвешендә семинар-киңәшмә узды.

Чара барышында түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

– җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салу үзенчәлекләре;

– су белән тәэмин итү, су бүлү хезмәтләренә тарифларны җайга салу үзенчәлекләре;

– җылылык, су белән тәэмин итү, су бүлү өлкәләрендә мәгълүмат ачу стандартлары;

– җылылык, су белән тәэмин итү, су бүлү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның инвестиция программаларын формалаштыру;

– үзәкләштерелгән җылылык, су белән тәэмин итү, су бүлү системаларына тоташтыру өчен тарифлар;

– коммуналь хезмәтләргә гражданнардан алынучы түләүнең чик индекслары.

Чарада Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, муниципаль районнарның башкарма комитетларының җылылык, су белән тәэмин итү, су бүлү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы белгечләре катнашты.

Бу хактагы тулырак мәгълүматлар белән биредә танышырга мөмкин:

http://kt.tatarstan.ru/rus/podhodi-k-formirovaniyu-tarifov-na-teplovuyu.htm

http://kt.tatarstan.ru/rus/podhodi-k-formirovaniyu-tarifov-na-teplovuyu-643077.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International