Коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативларын билгеләү һәм ачыклау кагыйдәләренә һәм Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренә кайнар суга икекомпонентлы тариф куллану өлкәсендә үзгәрешләр кертелде.
Кертелгән үзгәрешләр нигезендә, гадәттә, торак йортта кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәттән файдалану нормативы, кайнар суга икекомпонентлы тариф билгеләнгәндә – торак бинада кайнар су белән тәэмин итүгә карата коммуналь хезмәт күрсәтү өчен салкын судан файдалану нормативыннан һәм кайнар су белән тәэмин итүгә карата коммуналь хезмәт күрсәтү өчен салкын су җылытуга тотылган җылылык энергиясе нормативыннан чыгып билгеләнә.
Кайнар су белән тәэмин итүгә карата коммуналь хезмәт күрсәтү өчен салкын су җылытуга тотылган җылылык энергиясе нормативына коммуналь хезмәтләрне күрсәтү кагыйдәләре белән билгеләнүче кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт сыйфатына карата таләпләр нигезендә кайнар су белән тәэмин итү хезмәтен башкару өчен кирәкле салкын су җылытуга тотылган җылылык энергиясе керә.
Вәкаләтле орган кайнар су белән тәэмин итүгә карата коммуналь хезмәт күрсәтү өчен салкын су җылытуга файдаланыла торган җылылык энергиясе нормативын күпфатирлы яки торак йорт эчендәге кайнар су белән тәэмин итү системасы төренә (ачык, ябык) карап, шулай ук йортның изоляцияләнмәгән терәкләр (сөлге киптергеч һәм аннан башка), яки изоляцияләнгән терәкләр (сөлге киптергеч һәм аннан башка) белән тәэмин ителү-ителмәвен исәпкә алып билгеләячәк.
Кайнар суга икекомпонентлы тарифлар билгеләнгән очракта кайнар су белән тәэмин итүгә карата коммуналь хезмәт өчен түләү күләме кайнар су белән тәэмин итүгә карата коммуналь хезмәт күрсәтү максатларында җылыту өчен билгеләнгән салкын су компоненты бәясе суммасыннан һәм кайнар су белән тәэмин итүгә карата коммуналь хезмәт күрсәтү максатларында салкын су җылыту өчен тотыла торган җылылык энергиясе компоненты бәясеннән чыгып исәпләнәчәк дип карала.
РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнарына 2018 елның 1 гыйнварына кадәр торак бинада кайнар су белән тәэмин итүгә карата коммуналь хезмәт күрсәтү нормативларын һәм кайнар су белән тәэмин итүгә карата коммуналь хезмәт күрсәтү өчен салкын су җылытуга тотылучы җылылык энергиясе нормативларын расларга кирәк.
http://www.consultant.ru/document/cons_doc_LAW_175558/#utm_campaign=hotdocs&utm_source=consultant&utm_medium=email&utm_content=body