Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булып узды

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2015 елга “Генерацияләү компаниясе” ААҖ филиалы – “Түбән Кама ГЭС” өчен җыентык суларны транспортлаштыруга тарифлар килештерү хакында.

2. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “2015 елга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә һәм җыентык суларны транспортлаштыруга тарифлар билгеләү турында”гы 10.12.2014 ел, №10-43/кс карарына үзгәрешләр кертү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карап тикшерүенә тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International