Дәүләт комитетында “2016 ел өчен җылылык энергиясенә, су белән тәэмин итүгә, су бүлүгә тарифлар формалаштыру юллары” темасына семинар-киңәшмә узачак

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

2015 елның 26 февралендә 9.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында “2016 ел өчен җылылык энергиясенә, су белән тәэмин итүгә, су бүлүгә тарифлар формалаштыру юллары” темасына видеокиңәшмә рәвешендә семинар-киңәшмә узачак.

Чарада түбәндәге мәсьәләләрне карап тикшерү планлаштырыла:

- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салу үзенчәлекләре;

- су белән тәэмин итү, су бүлү хезмәтләренә тарифларны җайга салу үзенчәлекләре;

- җылылык, су белән тәэмин итү, су бүлү өлкәләрендә мәгълүмат ачу стандартлары;

- җылылык, су белән тәэмин итү, су бүлү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның инвестиция программаларын формалаштыру;

- үзәкләштерелгән җылылык, су белән тәэмин итү, су бүлү системаларына тоташтыру өчен тарифлар.

Муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләрен, шулай ук Татарстан Республикасының җылылык, су белән тәэмин итү, су бүлү өлкәләрендә эшчәнлек башкаручы җайга салынулы оешмаларны әлеге киңәшмәдә катнашырга чакырабыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International