Татарстан Республикасының Дәүләт комитеты тереклек өчен кирәкле һәм аеруча әһәмиятле булган дару препаратлары исемлегенә керүче дару препаратларын күмәртәләп һәм берәмтекләп сату итүне гамәлгә ашыручы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр игътибарына “2015 ел өчен тереклек өчен кирәкле һәм аеруча әһәмиятле булган дару препаратлары исемлеген, шулай ук медицинада файдалану өчен дару препаратлары исемлеген һәм медицина ярдәмен күрсәтү өчен кирәкле булган минималь дару препаратлары ассортиментын раслау турында” 30.12.2014 ел, №2782-р Россия Федерациясе Хөкүмәте әмернамәсе белән түбәндәгеләрнең раслануы хакында җиткерә:
– 2015 елга медицинада файдалану буенча тереклек өчен кирәкле һәм аеруча әһәмиятле булган дару препаратлары исемлеге;
– медицинада файдалану өчен дару препаратлары, шул исәптән медицинада файдалану өчен медицина оешмаларының табиблык комиссияләре карары нигезендә билгеләнә торган дару препаратлары исемлеге;
– гемофилия, муковисцидоз, гипофизар нанизм, Гоше чире, лимфоид, канъясагыч һәм шуларга тиңдәш тукымаларның яман шешләре, таркау склероз белән авыручы затларны, әгъзалары һәм (яисә) тукымалары трансплантацияләнгән затларны дару препаратлары белән тәэмин итү өчен билгеләнгән дару препаратлары исемлеге;
– медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле булган дару препаратларының минималь ассортименты.
Расланган исемлекләр 2015 елның 1 мартында гамәлгә керә.
2015 елның 1 мартына кадәр 2011 елның 7 декабрендә кабул ителгән №2199-р РФ Хөкүмәте Әмернамәсе белән расланган 2012 елга тереклек өчен кирәкле һәм аеруча әһәмиятле булган дару препаратлары исемлеге файдаланыла.
Яңа исемлектә 608 препарат бар, аның 67%ы Россиядә хосусый яки локальләштерелгән җитештерү нокталарында әзерләнә.
Игътибарыгызга шуны җиткерәбез, “Тереклек өчен кирәкле һәм аеруча әһәмиятле булган дару препаратлары исемлегенә кертелгән дару препаратларына бәяләрне дәүләти җайга салу турында” 29.10.2010 ел, №865 Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары нигезендә, Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы сайтында http://grls.rosminzdrav.ru/ Тереклек өчен кирәкле һәм аеруча әһәмиятле булган дару препаратларына җитештерүчеләрдән җибәрелә торган чик бәяләрнең дәүләт реестры урнаштырыла һәм көн саен яңартылып тора (алга таба – Дәүләт бәяләр реестры).
Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы, “Дару чаралары әйләнеше турында” 12.04.2010 ел, №61-ФЗ Федераль закон нигезендә, Дәүләт бәяләр реестрында теркәлгән һәм анда кертелгән чик рәвештә җибәрү бәяләре, тереклек өчен кирәкле һәм аеруча әһәмиятле булган дару препаратларына күмәртәләп һәм берәмтекләп сатып алу өчен билгеләнгән чик бәяләр турындагы мәгълүматны http://minzdrav.tatar.ru сайтында урнаштыра һәм, Дәүләт бәяләр реестры үзгәрешләренә карап, әлеге мәгълүматны яңартып тора.
Даруханә оешмалары әлеге мәгълүматны кулланучылар файдалана алырлык итеп сәүдә залларында урнаштырырга тиеш һәм, үзгәрешләр булу-булмауга карап, аны яңартып торырга бурычлы. Моннан тыш, сәүдә залында дару чараларына бәя билгеләү өлкәсендә контрольлек итүче органнарның (Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы – 236-13-15, ТР буенча Россиянең сәламәтлек саклауны күзәтү идарәсе – 292-54-37, Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты – 221-82-51) телефоннары турында мәгълүмат урнаштырылырга тиеш.
Теләсә нинди граждан тереклек өчен кирәкле һәм аеруча әһәмиятле булган дару препаратларын сатып алганда аларның бәяләрен, даруханә оешмаларында күрсәтелгән берәмтекләп сату буенча билгеләнгән чик бәяләр белән чагыштырып, тикшереп карый алачак.
Нинди дә булса сораулар килеп туганда даруханә хезмәткәрләре тереклек итү өчен кирәкле һәм аеруча әһәмиятле булган дару чараларына берәмтекләп сату бәясен формалаштыру тәртибенә карата төгәл мәгълүмат җиткерергә бурычлы.