Татарстанда һава терәге белән йөрүче суднодан файдаланырга мөмкин булачак

2015 елның 23 феврале, дүшәмбе

9  февральдән башлап Казаннан Югары Осланга һәм кире юнәлештә рейслар ясала башлады. Һава терәгендә йөрүче судно көн саен йөри. Беренче рейс Казан елга портыннан 6.50 сәгатьтә, ә ял көннәрендә 7.10 сәгатьтә кузгала. Югары Осланга таба соңгы рейс гадәти көннәрдә 17.50, ә ял көннәрендә 17.20 сәгатьләрдә китә.

Пассажирлар кирәкле станциягә нибары сигез минут эчендә барып җитә. Юл бәясе – 85 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International