Мәскәү-Казан маршруты буйлап яңа, фирмалы ике катлы поезд җибәрергә планлаштырыла, дип хәбәр итте “Федераль пассажирлык компаниясе” ААҖ гендиректоры Михаил Акулов.
1 февральдән башлап мондый поезд Мәскәүдән Санкт-Петербург шәһәренә йөри башлады инде. Аның составында – 14 вагон, ресторан-вагоны да бар. Әлеге вагоннар изоляцияләнгән, ике катта урнашкан 4 урынлы купедан гыйбарәт, катлар арасында тоткычлары белән баскычлар корылган. Яңа поезддагы купе вагоны 64 йокы урынын үз эченә ала, ә гадәти вагоннарда алар нибары 34 кенә. Һәр вагонда Wi-Fi аша интернет системасыннан файдаланырга мөмкин, кондиционер, өч биобәдрәф урнаштырылган. Штаб вагонында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен купе һәм санузел бар, дип хәбәр итә “ФПК” матбугат хезмәте.
Яңа поездда юл бәясе бюджетлы булачак – якынча 1,3 мең сум, чөнки ике катка күбрәк пассажир сыя. Ләкин Мәскәү-Казан маршруты, Мәскәү-Санкт-Петербург маршруты кебек үк, динамикалы бәя билгеләү системасын үз эченә ала: билет бәясе чорына, атна көненә һәм сатылган урыннар санына карап үзгәртеләчәк. Ике катлы поездны яңа маршрут буенча сафка бастыру көне әлегә билгеле түгел.
http://www.temakazan.ru/news/transport/item/15282/