Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булып узды

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының утырышлар залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2015-2017 елларга “Төзекләндерү” (“Благоустройство”) ҖЧҖ тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын юк итү һәм күмү буенча күрсәтелүче хезмәтләргә тарифлар килештерү хакында.

2. “Камгэсэнергострой” КТИ ҖЧҖ объекты – “Чаллы ш., Мәләкәс арты торак районында эченә салынган торак булмаган биналары белән бергә 10 катлы 21-19 торак йорт”ны “Чаллы су каналы” ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

3. “Камгэсэнергострой” КТИ ҖЧҖ объекты – “Чаллы ш., Мәләкәс арты торак районында эченә салынган торак булмаган биналары белән бергә 10 катлы 21-19 торак йорт”ны “Чаллы су каналы” ҖЧҖ үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

4. “Чаллы” индустрия паркы ҖЧҖ объекты – “ТР, Чаллы ш., Промкомзона, №IV һәм №II тыкрыгы арасында, Минзәлә тракты буенча “Чаллы” индустрия паркы” күпфункцияле комплекс”ны “Чаллы су каналы” ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

5. “Чаллы” индустрия паркы ҖЧҖ объекты – “ТР, Чаллы ш., Промкомзона, №IV һәм №II тыкрыгы арасында, Минзәлә тракты буенча “Чаллы” индустрия паркы” күпфункцияле комплекс”ны “Чаллы су каналы” ҖЧҖ үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

6. “ФОН” ЯАҖ объекты – “Татарстан Республикасы, Чаллы ш., “Яшьлек” микрорайоны торак комплексы”н “Чаллы су каналы” ҖЧҖ үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карап тикшерүенә тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International